Балтачта Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне гөрләде

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

Яшьлекләрендә яратышып кавышып, күркәм гаилә тормышы төзегән, үзләренә тиң булырлык тормышчан, максатчан балалар үстергән, бүгенге көндә парлы, тыныч картлыкларына, балалар, оныклар бәхетенә, игелегенә шөкрана кылып яшәүче гаиләләр ил күрке. Балтач район җирлегендә дә андый күркәм гаиләләрнең күп булуы сөенечле.

8 июль гаилә көнендә мәдәният йортында зур бәйрәм узды. Чара язылышу тантанасы белән башланып китте. 45 пар алтын юбилярлар, яшь күп балалы гаиләләр, гаиләләре белән 3-4 буын күпбалалы гаиләләр хөрмәтләнде. Район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм башка җитәкчеләр исеменнән бик матур теләкләр юлланды, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International