ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2020 ел
дүшәмбе

Борбаш авылында яшәүче  Ильшат белән Рәмзия Гыйльметдиновлар гаиләсендә бу инде дүртенче бала. Яшь булуларына карамастан “күп балалалы гаилә” исемен алар инде 2014 елда ике игезәк кызларын һәм  2018 елда  бер малай алып кайткачтын ук алганнар иде. Яшьләрнең шатлыкларын уртаклашырга дип ЗАГС бүлеге хезмәкәрләре, Балтач районы башкарма комитеты җитәчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, хезмәттәшләре, эби-бабайлары, туганнары, дуслары  жыелды,  җылы теләкләр әйтелеп,истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре бирелде.

Ел саен 2 августта Россиядә Һава-десант гаскәрләре көне билгеләп үтелә. Рәсми рәвештә ВДВ туган көн дип 1930 елның 2 августын саныйлар. Үзенең бай тарихы дәверендә Һава-десант гаскәрләре хәрби хезмәткәрләрнең батырлыгы һәм фидакарьлеге, ныклыгы, бурычка һәм Хәрби антка тугрылыгы барлык сынаулар аша үтәргә мөмкинлек бирде.

2020 елның 3 июлендэ Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә туучылар санына йомгак ясалды.

2020 елның 3 август Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре иң популяр ир-ат һәм хатын-кыз исемнәрен атадылар.

2020 елның 3 августында «Нык гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре Кондрашиннарның «бриллиант» туйларын билгеләп үттеләр.


2
август, 2020 ел
якшәмбе

2020 елның 1 августында Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә 600нче бала тууы теркәлде. Екатерина Андреевна һәм Алексей Викторович Макаровлар гаиләсендә беренче бала туды. Алар уллар Михаил дип атадылар.

Халык сынамышлары буенча август гаилә кору өчен уңайлы ай дип санала. Август ае яшь гаиләгә тотрыклылык бүләк итәчәк, ә берлек үзе нык һәм бәхетле булачак. Йолдызлы, җылы август ае безне матур «дата»сы белән каршы ала «02.08.20». Бу көнне Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараенда 6 пар никахларын теркәделәр. Без чын күңелдән яңа өйләнешүчеләргә озын һәм бәхетле гаилә тормышы телибез!


1
август, 2020 ел
шимбә

Еллар узгач, һәркемгә дә җылылык һәм ихлас мөнәсәбәтләрне саклап калу һәм алып бару мөмкин түгел. Бары мәхәббәт, тугрылык, ир белән хатынның хөрмәте генә аларга шушы датага ирешергә ярдәм итте.

Август ае уңышлы санала. Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлегенә дә никах теркәү өчен 15 гариза керде. 2020 елның 1 августында Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлегендә Раушан һәм Эльвира үзләренең никахларын законлы рәвештә теркәделәр, Садыйковларның яшь гаиләсе туды. Теркәлү романтик шартларда узды. Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миләүшә Зарипова озын һәм бәхетле гаилә тормышы теләде.

Июльдә Бөгелмә районында 109 бала туган, шуларның берсе “король” игезәге. Кызлар малайларга караганда 5кә күбрәк туган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International