Мамадыш районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова короновирус пандемиясе чорында яшь парларның куркынычсызлык чараларын ничек саклавын, ләкин шул ук вакытта креатив идеялар куллануларын сойләде. Яшьләрнең битлек һәм перчаткалар бер дә кәефләрен төшермәгән. Мәсәлән, Ленар белән Виктория язылышу сараена “Кияү” һәм “Кәләш” исемле битлекләр киеп килсә, тантана узгач “Ир” һәм “Хатын” битлекләренә алмаштырып куялар.
Икенче бер туйда яшь парның әтисе улы һәм киленнәре фотосүрәте төшерелгән битлек иҗат итеп бүлек хезмәткәрләрен генә түгел, килгән кунакларны да шаккаттыра.
Пандемия аркасында куелган таләпләр буенча язылышу чарасында 15 тән артык кеше катнаша алмады. Ләкин яшьләр шулай ук югалып калмый. ГХАТ бүлегенә үтмичә калган кунаклары өчен турыдан-туры трансляция үткәрәләр. Икенче пар язылышу тантанасын видеога төшереп, аның тулы версиясен туй табыны артында кунаклар хозурына тәкъдим итәләр.
Әйтергә кирәк, язылышу чарасын үткәрүдә кулай шартларның берсе булып күчмә теркәү тантанасы тора. Ләкин Мамадыш яшьләре өчен ЗАГС бүлегендә язылышуның классик варианты якынрак, күрәмсең.