Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә алма Спасы

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Түбән Кама ГХАТ идарәсе традиция буенча яңа өйләнешүчеләр белән бергә Алма Спасын билгеләп үтә. Бәйрәмчә бизәлеше, матур бизәлгән фото-зона һәм "алма исле мәхәббәт" романтик акциясе кияү, кәләшләр һәм аларның кунаклары өчен күңелле сюрприз булды. Йөрәк формасындагы үзенчәлекле композиция ясап, яшьләр үзләрен чын рәссамнар, үз бәхетләрен иҗат итүчеләр итеп тоя алдылар.

Барлык яшь гаиләләргә бәхет, иминлек һәм күңел күтәренкелеге телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International