2020 елның 18 августында Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә беренче пар игезәкләр балалар тууы теркәлде. Билгеле булганча, игезәкләр-бер үк вакытта бер анадан туган балалар. Ә мондый хәлләр еш булмый. Бу табигать бүләге ата-аналарга гына түгел. Сабыйларны көткәндә үк алар бик күп исемнәрне карыйларр һәм аңлы рәвештә балага тагын бер исем белән бергә уңыш та, бәхетле тормыш та бирергә телиләр. Балаларның әти-әниләре сабыйларына менә дигән исемнәр бирделәр: Варвара һәм София. Язмыш ата-аналарга «игезәкләрнең әти-әниләре» дигән горур һәм мактаулы исемне бүләк итүенә без бик шат, аларга нык сәламәтлек һәм озак көтелгән сабыйларга бәхетле киләчәк телибез!