Күп кенә парлар туй тантанасы өчен матур дата сайларга омтыла. Ә туй календаренда янә көзгеле дата-20.08.20. Саннар тылсымына ышанып, бу көнне күп кенә яшь парлар туй уздырырга ниятли. Түбән Кама да искәрмә түгел, бүген биредә 19 гаилә пары никахларын теркәде. Без барлык яшь парларны чын күңелдән котлыйбыз һәм озын һәм бәхетле тормыш телибез.