ТАССРның 100 еллыгы елында Буа районында ике йөзенче сабый туды

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

2020 елның 17 августында Буа бала тудыру йортында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында туган ике йөзенче баланы тантаналы рәвештә чыгару булды. Дамир һәм Миләүшә Шакировлар гаиләсендә бала 12 августта туган. Аны Ильяс дип атаганнар. Бәхетле әти-әниләрне шатлыклы вакыйга белән шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Галяутдинов котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International