ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2020 ел
җомга

2020 елның 11 сентябрь көнендә «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге бинасында ачык ишекләр көне узды. Лениногорск шәһәренең 2 нче урта белем бирү мәктәбе 2 сыйныф укучылары өчен экскурсия үткәрелде.


10
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 10 сентябрендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Сучков Сергей Александр улы белән Ольга Алексей кызы гаиләсен хөрмәтләү тантанасы узды.


9
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген, 2020 елның 9 сентябрендә, фарфор туйларын бәйрәм итү тантанасында ГХАТ идарәсе белгечләре ирле-хатынлы Имангуловларга почетлы акт һәм алтын юбилейга чакыру тапшырдылар. Традиция буенча юбилярларның исемнәре Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына кертелде.


8
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

8 сентябрь көнне Теләче район Башкарма комитеты җитәкчесе  Хаҗипов Нәҗип Накип улы, районныҗ баш табибы Галиуллин Ирек Илгиз улы, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Тимерханова Әнисә Хатип кызы Түбән Саурыш авылында яшәүче Ибрагимовлар гаиләсен тәбрикләделәр. Бу көнне Булат Хайретдинов туганнары белән тормыш иптәше Алсинәне Теләче бала тудыру йортыннан каршы алды. Гаиләне тулыландырып икенче сабый Айтуган дөньяга килде.

2020 елның 8 августында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Светлана Александровна һәм Михаил Леонидович Дроздовлар 30 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Гаилә тормышының Энҗе юбилее – ул ике яраткан кеше узган зур һәм бай тормыш. Михаил белән Светлана 1990 елда уртак дуслары туенда танышалар.


7
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Сентябрь башында Биектау муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 100 пар язылышты. Тантанада Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ринат Сабирҗанов юбилярларга озын гомер һәм нык сәламәтлек теләде.

Узган атнаның ялларында мамадышлылар һәм шәһәр кунаклары уникаль күргәзмә шаһитлары булдылар. Мамадыш шәһәре ГХАТ бүлеге тарафыннан ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Туйлар чорына сәяхәт» күргәзмәсе әзерләделәр. Анда гасыр дәвамында туй күренешләренең эволюциясе чагылды.


6
сентябрь, 2020 ел
якшәмбе

5 сентябрь көнне Балтач районы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә ТАССР төзелүгә 100 ел тулган елның 100 нче пары — Нәфис һәм Алисә Хәбибрахмановлар гаиләсе теркәлде.


5
сентябрь, 2020 ел
шимбә

5 нче сентябрь көнне Мамадыш шәһәрендә зур реконструкциядән соң тантаналы рәвештә стадион-ипподром ачылды.  Бәйрәм көненең иң гүзәл һәм күңелне җилкетерлек өлеше ,әлбәттә, яңа гына язылышкан парлар парады булды. Әйтергә кирәк, Бәйрәмнең зур кунагы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин булды.

2020 елның 5 нче сентябрь көнендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 400-нче сабый тууы теркәлде. Вәлив Фаил Фәрит улы белән Резедә Наил кызы гаиләсендә Сабина исемле кызчык өченче бала булып дөньяга килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International