Муниципаль хезмәт турындагы Федераль закон хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү хокукын һәм бурычларын билгели. Кирәкле белемнәр, күнекмәләр алу, аларны тиешле дәрәҗәдә тоту һәм һөнәри осталыкка омтылу барлык муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт вазифасы булып тора. Һөнәри белемнәрне һәм күнекмәләрне үзләштерүнең һәм даими камилләштерүнең оешкан һәм максатчан процессы халык һәм дәүләт тарафыннан җирле үзидарә органнарына йөкләнгән бурычларны уңышлы үтәү өчен кирәк.
21.09.2020-23.09.2020 көннәрендә Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Светлана Крайнова «Гражданлык хәле актларын теркәү» өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча квалификация күтәрү курсларын уңышлы узды.