Югары Ослан муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

 2020 нче елның 21 нче сентябрендә Югары Ослан муниципаль районы Карахуҗа авыл җирлегендә Бурдиннар гаиләсе Михаил Федор улы һәм Любовь Иван кызы бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Ирле-хатынлы Бурдиналар гомер буе «Карагуҗа» совхозында эшләгәннәр. Михаил ферма мөдире булып, ә Любовь сыер савучы булып эшләгән. Любовь районда сөт саву буенча призлы урыннар яулаган, алар икесе дә хезмәт ветераннары. 60 ел бергә тату гомер итү-ул зур бәхет, юбилярларның гаилә тормышын чагылдырган үзенчәлекле бәйрәм. Аларның гаиләсе хөрмәткә лаек һәм яшь буын өчен үрнәк булып тора. Бу гаиләдә татулык һәм мәхәббәт хөкем сөрә. Безнең юбилярлар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, алар туган районында яшиләр һәм эшлиләр, хәзер оныкларына һәм оныкчыкларына сөенеп яшиләр. Юбилярларның тормыш юлы озын, авыр, әмма бик бәхетле тормыш, алар бәхетле һәм хөрмәтле кешеләр.

 Бергә гомер итүләренең 60 еллыгы уңаеннан Бурдиннар гаиләсенең исемнәре « Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, алар анда үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләде, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярлар адресына Карахуҗа авыл җирлеге башлыгы Сергей Сакин, балалары һәм оныклары исеменнән бик күп җылы сүзләр әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International