Шәҗәрә бәйрәме

2020 елның 19 сентябре, шимбә

19 сентябрь көнне Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан оештырылган «Гаилә тарихында Гасырлар кайтавазы» исемле шәҗәрә бәйрәменең зона этабы узды.

Конкурста катнашучылар Үзләре әзерләгән милли һәм гаилә ашлары күргәзмәсен тәкъдим иттеләр, сәхнәдә «Танышыгыз, минем гаиләм, туган ягым!» конкурсы концерт номерлары һәм шәҗәрә презентациясе белән үрелеп барды.

Әлеге чараны алып баручы булып Казан шәһәре ГХАТ идарәсенең әйдәп баручы белгече Айсылу Мәннанова катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Газиҗановлар гаиләсе яулады.  Барлык гаиләләргә тынычлык, мәхәббәт һәм гармония телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International