Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә исем кушу тантанасы

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

Бүген, 2020 елның 22 сентябрендә, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан Түбән Кама шәһәрендә дөньяга килгән 2020-нче сабыйга исем кушу тантанасы узды. Әмировлар гаиләсе Айлин исемле кызның бәхетле әти-әнисе булды.

Айлин-гаиләдә икенче бала, аның өлкән апасына 7 яшь тулды, быел ул 1нче сыйныфка керде.

Тантана шәһәребезнең туган көненә туры килде һәм, әлбәттә, мактаулы кунакларның игътибарын җәлеп итте.

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнар Наил улы Бәдретдинов «Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы» истәлекле медален тапшырды, ул сабыйны Республиканың лаеклы гражданины итеп үстерергә дигән теләктә калды.

Туу турында таныклык белән бергә ГХАТ идарәсе белгечләре ата-анага яңа туган сабыйның истәлекле метрикасын һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау адресын тапшырдылар.

Әмировлар гаиләсенә нык сәламәтлек һәм балалар тәрбияләүдә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International