Арча муниципаль районы Шушмабаш авыл җирлегендә Зәйнәгетдин Сәләхетдин улы һәм Хәҗәрбикә Фаяз кызы Сәләхетдиновлар гаиләсен алтын туйлары белән өйләренә барып котладылар. Әлеге күркәм дата белән гаиләне Арча муниципаль районы Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Сәгыйтов В.В. котлады, аларга истәлекле бүләк һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль район башлыгы Нуриев И. Г. исеменнән котлау хаты тапшырды. Юбилярлар ГХАТ бүлегенең Дан китабына имзаларын куйдылар.