Татарстан гаиләсе «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

Мәскәүдә «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. Экспертлар онлайн-форматта гаиләләрнең портфолиоларын, аларның визит карточкаларын һәм туган якның социаль тормышында катнашуларын бәяләделәр. Конкурста барлыгы 3 меңгә якын Россия гаиләсе катнашты.

Татарстан Республикасыннан «Авыл гаиләсе» номинациясендә Балтач муниципаль районыннан Рөстәм һәм Лилия Заһидуллиннар җиңүче дип табылды.

Рөстәм Рафис улы 2010 елдан район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеген җитәкли. Яшь җитәкче районда спорт һәм яшьләр хәрәкәтен үстерүгә күп көч куя. Халыкта «Һәр уңышка ирешүче ир-ат артында сөюче, сабыр, аңлаучы һәм хуплаучы хатын тора», - диләр. Лилия Мөдәрис кызы Балтач РҮХдә шәфкать туташы булып эшли.

Заһидуллиннарның гаилә бәхете рецепты бик гади - яратырга, аңларга, ярдәм итәргә һәм бар нәрсәне дә бергә эшләргә тырышырга. Нәкъ менә шундый үгет-нәсихәтләрне алар әти-әниләре кебек актив һәм иҗади булып үсүче өч балага да бирә.

«Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсы инде бишенче тапкыр үткәрелә. Аны оештыручылар - Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һәм Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды. «Конкурс гаилә кыйммәтләренең һәм җаваплы ата-аналарның иҗтимагый абруен күтәрүгә юнәлдерелгән. Быел чара аерым шартларда үткәрелде. Беренче тапкыр конкурс чараларының бер өлеше онлайн-форматта узды, - дип билгеләп үтте Хезмәт һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары, «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсының оештыру комитеты рәисе урынбасары Алексей Вовченко.

Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча Милли китап-елъязма басылачак. Ул ике басманы үз эченә ала: беренчесендә җиңүче гаиләләр тарихы, ә икенчесендә Бөтенроссия конкурсында катнашучылар турында мәгълүмат булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International