ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2021 ел
сишәмбе

2021 нче елның язылышу тантаналары гыйнварның җидесендә үк башланды. Барлыгы кышның беренче аенда 10 пар язылышкан. Шулай ук гыйнвар ае язылышуга бирелгән гаризалар саны белән гаҗәпләндерде. Мәсәлән, февраль аенда 14 парга тантаналы язылыштыру чарасын үткәрү каралган. Елның иң кыска ае өчен бу биктә сөенечле саннар.

2021 нче елның 2 нче февралендә Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Алексеевич Иванов, Башкарма комитет җитәкчесе Эдуард Рөстәм улы Хәсәнов, Чистай муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты бүлекләре башлыклары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашында узган шәһәр киңәшмәсендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Динара Наил кызы Җәләлова 2020 нче ел нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады.

        Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе коронавирус инфекциясе таралуны, шул исәптән РФ баш дәүләт санитар табибы карары һәм ТР Министрлар Кабинеты карары белән регламентланган сулыш органнары өчен гигиеник битлекләр йөртүне профилактикалау чараларын үтәү зарурилыгы турында искә төшерә.


1
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

5 баһадир һәм 3 патшабикә. Туган сабыйларның бишесе – гаиләдә беренче балалар, икесе – өченче, бер бала – дүртенче булып дөньяга аваз салган.

Туган балаларның 4- малайлар, 4- кызлар. 1 бала гаиләдә беренче булып, 2 – икенче, 4- өченче булып, 1 – дүртенче булып туды.

2021 елның 1 февралендә Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсендә туучылар санына йомгак ясадылар.

2021 елның 1 февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре ата-аналар үзләренең балаларын агымдагы елның гыйнварында атаган иң популяр малай һәм кыз исемнәрен әйттеләр.

2021 елның 1 февралендә Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсенә 13 нче номерлы гимназия-интернатта тәрбияләнүчеләр килде. Алар өчен "Гаилә тәрбиясе әлифбасы" дәресе оештырылды, аны гомуми бүлек җитәкчесе Марина Борис кызы Сосипатрова үткәрде.


31
гыйнвар, 2021 ел
якшәмбе

Узган ялларда Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә котлаулар өч телдә яңгырады: «Поздравляем», «Котлыйбыз», «Табрик»! Язылышу тантаналары бу көндә рус һәм татар телләрендә алып барылды. Мехроджа һәм Мәликә Мерзобековларны якыннары туган таҗик телендә котладылар. Әйтелгән теләкләрнең берничәсен ГХАТ бүлеге белгече дә истә калдырган. Никахлашу таннанасын ул «Табрик ба шумо!» сүзләре белән тәмамлады.

Бүген ГХАТ Идарәсендә 50 һәм 60 еллык юбилейларын билгеләп үтүче 6 гаилә пары булып китте.

«Яшь парлар» гражданлык хәле актларын теркәү кенәгәсендә язылуларын искә төшерделәр һәм ГХАТ хезмәткәре кулыннан беренче гаилә документын алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International