Әлмәт шәһәрендә Дарземановларның алтын туе уздырылды!

2021 елның 12 феврале, җомга

2021 елның 12 февралендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС идарәсендә «Гашыйклар көне» уңаеннан Дарземанов Рәхимҗан Сәлим улы һәм Мусалия Хатыйп кызы, алтын туйларын билгеләп үттеләр.

1971 елның 12 февралендә Әлмәт районының Елхово авылында Дарземановлар гаиләсе барлыкка килә.

50 ел узыпта китте ике язмышнын бер бөтен булуына. Бер шатлык һәм бер сагыш, бер сулыш һәм йөрәк тибеше, барсын үз эченә алган мәхәббәт һәм бер язмыш.

Бүген Дарземановлар юбилярларның Мактаулы китабына имза куйдылар. Әлмәт шәһәре ЗАГС идарәсе белгечләре ир белән хатынга алтын туйлары уңаеннан истәлекле бүләк, юбилей папкасы тапшырдылар.

Кадерле юбилярлар! Сезнен гаилә бәхетегез озак елларга сузылсын һәм туганнарыгызны, якыннарыгызны сөендерсен. Сез балаларыгызга, оныкларыгызга һәм оныкчыкларыгызга үрнәге булып калыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International