2021 елның 6 февралендә онлайн ZOОM кушымтасындагы конференциядә 10 катнашучы Никахлашу сараеның Тантаналы залын күрделәр, анда тиздән алар теркәүченең төп соравына "Әйе!" дигән кадерле сүзне әйтәчәкләр, шулай ук барлык кызыксындырган сорауларны бирә алдылар.
2021 нче елның 4 нче февралендә Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре Чистай шәһәренең Никахлашу сарае базасында «4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе укучылары белән гаилә алып бару дәресе үткәрде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе адресына Россия Федерациясе Юстиция министрының Рәхмәт хаты килде. Анда Татарстан Республикасы ГХАТ органнары хезмәткәрләре гражданлык хәле актларын теркәү язмаларын электрон рәвешкә күчерүне уңышлы тәмамлаулары һәм аларны ГХАТ Бердәм дәүләт реестрына тапшырулары өчен рәхмәт белдерелде.
«Җаваплы ата-ана булу» муниципаль проекты кысаларында булачак әниләр белән «Сонатал» имин бала тудыруга әзерлек мәктәбендә чираттагы очрашу булды.
Агымдагы елның гыйнвар аенда Бөгелмә районы ГХАТ бүлегендә туу турында 75 акт теркәлде, гыйнвар аенда барлыгы 34 малай һәм 41 кыз туды. Беренче бала – 26 гаиләдә, икенче бала – 32 гаиләдә дөньяга килде. 15 гаилә беренче тапкыр күп балалы булды, дүртенче бала ике гаиләдә дөньяга килде.
2021 елның 4 февралендә Биектау районының Кече Рәс авылында яшәүче Зариповлар Гомәр Шакир улы һәм Илсөяр Галәви кызы 50 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Нәкъ менә шул көнне 1971 елда алар үзләренең никахларын Суыксу авыл Советында рәсмиләштерәләр. Алар өч ул тәрбияләп үстергәннәр.
Ринат һәм Ильдария Гомәровалар гаиләсендә матур дата-2021 нче елның 2 нче февралендә җиденче сабыйлары: кызлары Рамина дөньяга аваз салды. 2021 нче елның 4 февралендә Саба Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә 110219160074200012007 номерлы туу турында акт теркәлде. Саба муниципаль районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе А. И. Шәйхетдинова Гомәровлар гаиләсенә иминлек, гаилә бәхете, сабыйларына сәламәтлек, бәхетле балачак теләде.
Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль район башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 10 сыйныф укучылары белән “Гаилә белеме” курсы буенча чара узды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Камалиева Чулпан Әнвәр кызы укучылар белән районның демографик күрсәткечләре, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту, гаилә учагының җылылыгын һәм ныклыгын саклау кагыйдәләре белән таныштырды.
Баулы районында яшәүче Шамсуллинар гаиләсе Алтын туйларын билгеләп үтте.
Моннан 50 ел элек язмыш Грим Насих улына һәм Әнисә Алтынгарәй кызыга бөек бүләк ясаган – алар бер-берсен очраткан, шундый чиксез дөньяда үзләренең парларын тапкан. Аларның гаилә мөнәсәбәтләре, озак вакытлар сыналган, чисталык һәм тугрылык үрнәге булып тора.
2021 елның гыйнвар ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 4 никах теркәү турында акт теркәлде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 елның шул ук чорында шулай ук 4 никах теркәлде. Иң яшь кияү – 25, иң яшь кәләш-23 яшь. Иң олы кияүнең яше-34, иң олы кәләшнең яше – 40 яшь.