Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсендә яшь парлар өчен онлайн-консультация булып узды

2021 елның 13 феврале, шимбә

         Күптән түгел никах теркәү вакытында гигиена битлекләреннән башка булу мөмкинлеге турындагы яңалык кияү һәм кәләшләрне бик сөендерде. Шул ук вакытта Никахлашу сарае территориясендә аларны йөртү тәртибе турындагы сорау бигрәк тә актуаль булды.

         2021 елның 13 февраль көнне чираттагы туй алды онлайн-консультациясендә Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсе белгечләре Төп залда язылышу тантанасында яшь парларга гына битлекләрне төшерергә рөхсәт ителә, калганнары – кунаклар һәм регистратор – һичшиксез аларда булырга тиеш, дип аңлаттылар.

         Моннан тыш, ZOOM кушымтасында конференциядә катнашкан 12 кеше документларны рәсмиләштергәндә нәрсәгә игътибар бирергә кирәклеге турында белделәр һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар.

         Исегезгә төшерәбез: үз мөнәсәбәтләрен теркәргә җыенучы һәм никах теркәү турында гариза язган парлар инструктажда катнаша алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International