Көн саен гүзәл Ватаныбызның почмакларында, бала тудыру заллары тынлыгын бозып һәр минут саен яңгыравык сабый балалар тавышы ишетелә, бөек могҗиза булып - яңа тормыш дөньяга аваз сала. Туган баланы дәүләт теркәвенә алу - кеше хокукларын тануның мөһим кануны булып тора. Кайчак әти-әниләргә үз баласын нинди исем белән атарга икәнен хәл итү ай-һай җиңел бирелми. Чөнки матур мәгънәле исем – ата-ананың үз балаларына беренче бүләге!
2021 елның 12 февралендә Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Нурлатның биш гаиләсендә яңа туган сабыйга тантаналы рәвештә исем кушу чарасы узды. Барлык гаиләләр дә төрле, әмма бертигез бәхетле. Шулай итеп, Кирилл һәм Диана Ишмуллиннар гаиләсендә кызлары Варвара, Дмитрий һәм Дарья Улангиннарда кызлары Валерия - гаиләләрендә беренче шатлык, ә Илназ һәм Алена Хәкимовлар гаиләсендә кызлары Камилла - дүртенче бала. Ерепова Ольганың улы Арсений - алтынчы баласы. Максим һәм Анастасия Михеевлар гаиләсендә кызлары Майя - икенче бала. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Мидхәт кызы Нәфыйгина бәхетле гаиләләрне сабыйлары туу белән котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.