Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсендә Гашыйклар көне алдыннан яшьләргә тематик чара узды

2021 елның 13 феврале, шимбә

         Ягымлы сүз - хис-кичерешләрне белдерүнең иң кулай формасы, ул беркайчан да артык булмый. Вакытында әйтелгән комплимент бозны эретеп, тауларны кузгата, хисләр утын кабыза ала.

         2021 елның 13 февралендә, Гашыйклар көне алдыннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре Никахлашу сараенда мәхәббәт агачы “утырттылар”. Ә аның матур яфраклары - валентинкалары иң мөһим көнне кияү һәм кәләшләр алмашкан мәхәббәт сүзләренә бай булды.

         Без яшь гаиләләргә яраткан кеше авызыннан нәфис сүзне ишетү мөһимлеге турында искә төшерүгә бик шат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International