Соколка авылы җирлегендә гомер итүче Матросовлар быел гаиләләренең 65-еллыгын каршы алалар

2021 елның 13 феврале, шимбә

Елның ил романтик бәйрәме алдыннан ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Муса Хуҗаҗанов тимер юбилярларда кунакта булып кайттылар.

Михаил Николай улы һәм Антонина Василий кызы авыл җирлегенең иң тырыш, иң үрнәк гаиләләренең берсе.

Матросовлар үзләренең танышу һәм ойләнешү тарихы белән бик теләп уртаклаштылар. Көнен, сәгатен, иң кызыклы мизгелләрне дә истә тотулары да шаккаттыра.

Авылның беренче егете, иң оста гарунчысы армиядән кайту белән клубта нәзек кенә Антонинаны күзләп ала. Антонинаның күңеленә дә чибәр Михаил шунда ук үтеп керә. Хөрмәт итү, ышану, ярату – безнең гаиләбезнең төп казыклары, дип парлап тәмамладылар Матросовлар мәхәббәт тарихларын.

Юбилярларга Район башлыгы исеменнән Муса Хуҗаҗанов юбилярлар лентасын, Рәхмәт хатын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләмен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International