Бүген, 2021 елның 12 февралендә, Гашыйклар көне алдыннан Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә берьюлы өч пар үзләренең никахларын теркәделәр. Алар-Борисовлар, Мамкиннар һәм Карабановлар.
Җомга туйлар өчен уңайлы көн дип санала. Бүген үзләренең никахларын теркәгән парлар, һичшиксез, бәхетле, аларның гаиләләре нык булачак. Ир белән хатын арасында гармония һәм үзара аңлашу хөкем сөрәчәк.
Ул шулай булсын да! Котлыйбыз!