Гашыйклар көне алдыннан Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә искиткеч күркәм язылышу узды

2021 елның 12 феврале, җомга

Кияүгә – 81, кәләшкә – 65. Ләкин алар барлык яшьләрне бер якка куярлык егәрлек, юмор хисе һәм җор телләре белән барлык кешеләрнең күңелләрен яулап алдылар.  Саннарны алмаштырсаң, миңа бары 18, - дип шаярта Мәсләви абый. Мөнирәм янында мин картлык турында уйламыйм да, - ди ул.

Мәсләви абый 1997 нче елда тормыш иптәшен җирли. 19 ел тол яши. 2016 нчы елда район мәдәният йортында концертта булачак тормыш иптәшен Мөнирә ханымны очрата. Уртак уйлар, Аллаһка мәхәббәт аларны пар итә. Мөнирә ханым да «Безне язмыш сынады, тулы матур гаилә булып балалар белән горләшеп яшәп ятканда пар канатсыз калдык, ләкин сынмадык», ди. Ул «бабакай, алтыным», - дип теләк әйтә, «алтын бабакай» кәләшенә багышлап язылышкан вакытта ук  җыр җырлый. Менә кая ул мәхәббәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International