Февраль – матур туй даталарына бай ай. 12.02.2021 датасы яшь парларның аерым игътибарына лаек булды. Әлеге дата ике юнәлештә дә бертигез укыла торган саннар: сулдан уңга һәм уңнан сулга – «палиндром» дип атала торган саннар кушылмасы.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә бу көнне 4 пар үзләренең никахларын теркәделәр. Бу дата бик уңай дип санала, 12 февральдә Үгез елы – Кытай ай календаре буенча Яңа ел җитә. Бу вакыйга өстәмә уңай энергия бирә һәм бу көнне уйланган күп кенә теләкләр чынга ашачак.