Г.Р. Нигъмәтуллина Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүчеләр белән очрашты

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

2021 нче елның 11 нче февралендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе башлыгы Г.Р.Нигъмәтуллина Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүчеләр белән 11 нче номерлы Әмирхан сайлау округына караган очрашуда катнашты. Чара 71нче татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды.

Үз чыгышында Г.Р.Нигъмәтуллина очрашуда катнашучыларга Татарстан Республикасы һәм Идел буе федераль округы төбәкләренең гаилә-демографик үсешенең чагыштырма күрсәткечләре, ЗАГС органнары тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре, шулай ук гаилә мөнәсәбәтләренең рухи-әхлакый традицияләрен саклау буенча алып барыла торган эшләр турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International