Гашыйклар көне алдыннан Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегендә алтын юбилярларны котладылар

2021 елның 12 феврале, җомга

12 февраль көнне, гашыйклар көне алдыннан, Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә алтын туйларын билгеләп үтүче Нина Дмитриевна һәм Николай Владимирович Пиянзиннарны котладылар.

Бу искиткеч парның мәхәббәт тарихы 1971 елда башлана. Булачак ир белән хатын үзләренең туган предприятиесе, белгечлек алганнан соң эшләргә җибәрелгән Бөгелмә СМП-189да таныша.

Биредә Нина Дмитриевна юл монтерыннан бухгалтерга кадәр хезмәт юлы үтә. Гаилә башлыгы Николай Владимирович башта ташчы, аннары төзелеш буенча мастер булып эшли. Калганнар арасында Николай Владимирович аеруча хезмәт сөючәнлеге белән аерылып тора. Нина Дмитриевна үзе Николай Владимировичны кинога чакыра. Шулай итеп, яшьләр арасында дуслык бәйләнә, соңрак ул җитди хискә күчә. Ә 1971 елның 12 февралендә яшьләр Бөгелмә шәһәре ГХАТ бюросына язылышалар.

Тормышта барысы да җиңел генә бирелми. Билгеле бер биеклекләргә ирешү өчен аз хезмәт куярга туры килми. Тик ир белән хатын беркайчан да зарланмый. Гашыйклар үз тормышларын коралар, күп нәрсәне үз куллары белән, уртак көч белән эшләргә туры килә. Үз өйләрен үзләре төзеп, балалар тәрбияләп үстерәләр, тату гаилә коралар, яшелчә үстерәләр. Бернигә дә карамастан, алар һәрвакыт актив тормыш позициясе алып бара.

Пиянзиннар гаиләсенең гомуми хезмәт стажы – 80 ел. Төзелеш тармагында озак еллар намуслы хезмәтләре өчен, икесе дә һөнәрләре буенча күп тапкырлар иң яхшылары дип танылганнар, СМП-189 оешмасы җитәкчелегенең грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгәннәр.

Төп эштән тыш, һәрвакыт яраткан шөгыль өчен көч һәм вакыт була. Нина Дмитриевна күп еллар дәвамында «Водограй» халык фольклор ансамбле составында, төрле республика һәм төбәк фестивальләре һәм конкурсларында катнаша. Бүген, производствога өйрәтү остасы буларак, Нина Дмитриевна бик мөһим һәм яраткан эше – яшьләргә һөнәри белем бирү белән шөгыльләнүен дәвам итә. Ул үзенең бай тормыш һәм һөнәри тәҗрибәсе белән Бөгелмә төзелеш-техник көллияте студентлары белән уртаклаша.

Юбилярларның ике баласы һәм өч оныгы бар.

Үзләренең гаиләләренең озын гомерле булу серен алар икенче яртыңның  мәнфәгатьләрен хөрмәт итә, күңеленә шөгыль таба, гафу итә белүдә, дип саныйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International