«Ышаныч» МП МБУ «Ювента» психологик-педагогик ярдәм бүлегенең педагог-психологы Яценко Марина Геннадьевна булачак яшь парлар белән очрашу үткәрде.
Интерактив дәрес яшь парларга бер-берсен яхшырак белергә, үз хисләрен мимика аша күрсәтергә мөмкинлек бирде. Булачак гаилә парлары иҗади сәләтләрен күрсәттеләр һәм гаилә конфликтларында үз-үзеңне тоту стратегияләрен ачыклау өчен мини сценкалар уйнаттылар.
Моховлар гаиләсендә зур шатлык – 2021 нче елның 13 нче февраль көнне уллары Денис дөньяга аваз салды. Сергей белән Елена гаиләсендә ул җиденче бала.
Елның ил романтик бәйрәме алдыннан ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Муса Хуҗаҗанов тимер юбилярларда кунакта булып кайттылар.
Туйга әзерләнгәндә иң беренче мәсьәлә – датаны сайлау. Әлбәттә, күп кенә парлар аны елның тиешле вакытына һәм уңайлы көнгә таянып сайлыйлар, әмма кайберләре никах теркәү турында таныклыкта матур дата торуын тели.
2021 елның 13 февралендә Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге «Лыжня России – 2021» чаңгы эстафетасына кушылды. Бу зур кышкы бәйрәм 1982 елдан башлап ел саен үткәрелә. Уртак максаттан тыш-халыкны актив ял һәм спорт төренә җәлеп итү, ул гаилә нигезләрен ныгытуга ярдәм итә. Чөнки чаңгыда шуу – спорт юнәлеше генә түгел, ә барлык балалар һәм өлкәннәр өчен дә күңел ачу чарасы...
2021 елның 13 февралендә, Гашыйклар көне алдыннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре Никахлашу сараенда мәхәббәт агачы “утырттылар”. Ә аның матур яфраклары - валентинкалары иң мөһим көнне кияү һәм кәләшләр алмашкан мәхәббәт сүзләренә бай булды.
2021 елның 13 февраль көнне чираттагы туй алды онлайн-консультациясендә Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсе белгечләре Төп залда язылышу тантанасында яшь парларга гына битлекләрне төшерергә рөхсәт ителә, калганнары – кунаклар һәм регистратор – һичшиксез аларда булырга тиеш, дип аңлаттылар.
Көн саен гүзәл Ватаныбызның почмакларында, бала тудыру заллары тынлыгын бозып һәр минут саен яңгыравык сабый балалар тавышы ишетелә, бөек могҗиза булып - яңа тормыш дөньяга аваз сала. Туган баланы дәүләт теркәвенә алу - кеше хокукларын тануның мөһим кануны булып тора. Кайчак әти-әниләргә үз баласын нинди исем белән атарга икәнен хәл итү ай-һай җиңел бирелми. Чөнки матур мәгънәле исем – ата-ананың үз балаларына беренче бүләге!
Бүген, 2021 елның 12 февралендә, Гашыйклар көне алдыннан Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә берьюлы өч пар үзләренең никахларын теркәделәр. Алар-Борисовлар, Мамкиннар һәм Карабановлар.
Туй көне - һәркемнең тормышында иң тантаналы көн. Бу шатлыклы вакыйга йөрәкне борчулар белән тулыландырып, бу көнне онытылмаслык һәм үзенчәлекле итә.
2021 елның 12 февралендә, шундый үзенчәлекле датада, Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 4 пар үзләренең никахларын теркәделәр.