Әлфинур апа белән Хамис абый Мубаракшиннар тимер туйларын билгеләп уздылар

2021 елның 20 феврале, шимбә

Бүген әби белән бабай янәдән кияү һәм кәләш кебек. Әлфинур апа белән Хамис абый 1956 елда өйләнешәләр. «Сезне тимер туегыз белән котлыйбыз» дигән сүзләр белән гаилә башлыгы килешми. «65 түгел, ә 67 ел бергә без» дип төзәтә ул. Хамис исемле егет беренче караштан ук мөләем Әлфинурга гашыйк була.

Никахларын 5 гыйнварда теркиләр. «Көн салкын иде, бүгенгедәй хәтерлим», - ди Хамис абый. Пар кул куйган китап әле дә саклана икән.

Әлфинур апа һәм Хамис абый үрнәк гаилә. Пар гомер буе мәхәббәттә һәм бер-беренә тугры булып яши. Гаилә башлыгы мәчеттә хезмәт иткән, ә тормыш иптәше балалар тәрбияләгән. Мөбарәкшиннар ишле гаилә. Һәр туйга алар барысы да бер түгәрәк өстәл артына җыела. 65 ел бергә гомер итүләрен бер-береңә юл куюда һәм гаиләгә кушылганнарны үзеңнеке итеп кабул итүдә диләр.

2021 елда юбилей даталары билгеләп үтүче гаиләләр Мамадышта шактый. Һәр юбиляр гаиләне район җитәкчелге тәбрик итә, аларга котлау сүзләре белән беррәттән истәлек бүләкләре тапшыра, иңнәренә кызыл тасма кидертә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International