Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсендә булачак яшь парлар өчен туй алды консультациясе узды

2021 елның 20 феврале, шимбә

         Сез никахны теркәү датасын һәм вакытын билгеләдегезме инде? ГХАТ Идарәсенә гариза бирдегез, ләкин җавапны белми торган сораулар бармы?

          Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре һәр шимбә ZOОM кушымтасында туй алды әңгәмәсе уздыралар, анда булачак яшь парларга киңәшләр бирәләр.

         2021 елның 20 февралендә конференциядә катнашучылар теркәлүнең нечкәлекләрен белделәр һәм үз сорауларына җаваплар ишеттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International