23 февральдә без Россиягә намуслы һәм тугрылыклы хезмәт иткән, бөек Ватаныбызның чәчәк атуына бөтен көчләрен, энергиясен һәм талантын биргән, хәзергесе өчен җаваплы булган, тотрыклы киләчәккә нигез салган, чын ир-егетләрне хөрмәтлибез.
Без Ватан тарихының героик сәхифәләре белән горурланабыз, ата-бабаларыбызның сугышчан батырлыклары турындагы истәлекләрне кадерләп саклыйбыз. Үз тормышын Ватанга хезмәт итүгә багышлаган көчле рухлы кешеләргә хөрмәт күрсәтәбез.
Бәйрәм белән сезне, кадерле ветераннар, Ватанны саклаучылар! Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм яңа һөнәри үрләр телим!
Татарстан Республикасы
Министрлар Кабинетының
ГХАТ идарәсе җитәкчесе Г. Р. Нигъмәтуллина