Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә гаиләдә өченче бала тууы теркәлде

2021 елның 20 феврале, шимбә

Бүген, 20 февраль көнне, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Федоровлар – Андрей Владимирович һәм Виктория Владимировна гаиләсендә өченче бала туу теркәлде. Станислав исемле көтеп алынган бала дөньяга килде. Станислав исеме килеп чыгышы буенча иске рус, славян исеме. «Данлыга әверелгән» буларак тәрҗемә ителә. Гаиләдә ике кыз, Милана һәм Юлия тәрбияләнә инде, бигрәк тә алар энеләре тууга шатланды.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре ата-ананы чын күңелдән яңа гаилә әгъзасы барлыкка килү белән котладылар, ныклы сәламәтлек, көч, сабырлык һәм түземлелек теләделәр, сабыйның беренче документын – туу турында таныклыкны һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау адресын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International