Халыкара туган тел көне алдыннан Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсендә яшь парлар өчен тематик чара узды

2021 елның 20 феврале, шимбә

         Мин сине яратам, Te amo, Ich liebe dich, Es tevi milu, Мин сине яратам... Теләсә кайсы телдә мәхәббәтне белдерү җыр кебек яңгырый.

         Тел - кеше тормышында аралашуның төп чарасы - ул хис-кичерешләр, фикерләр, борчылулар.

         21 февраль көнне билгеләп үтелә торган Халыкара туган тел көне алдыннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе яшьләре бер-берсенә төрле телләрдә яратуларын белдерделәр.

         Бу мәхәббәт сүзләре уртак никах тормышының миллионлаган ягымлы сүзләре арасына керсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International