ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2021 ел
җомга

2021 елның 23 апрель, Бөтендөнья китап көнендә, без мәхәббәт турындагы әсәрләрнең китап биеннален булдырдык


22
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 22 апреле Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белгечләре Чистай шәһәренең Никахлашу сарае базасында «1 нче Гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе укучылары белән гаилә нигезләре дәресе үткәрде.

2021 елның 22 апрелендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә шәһәребезнең 5 нче мәктәбе 10 сыйныф укучылары белән очрашу узды.

Шагыйрьнең туган көне алдыннан ГХАТ идарәсе коллективы Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә булды. Белгечләр ,шәһәребез язучыларын тыңладылар, викториналарда катнаштылар.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә иң дулкынландыргыч чараларның берсе - исем кушу тантанасы булып узды.


21
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Бөгелмә шәһәренең 240 еллык юбилее елында Бөгелмә район үзәк хастәханәсенең бала тудыру йортында 240нчы яңа туган баланы тантаналы рәвештә өенә озату булды. 3150г авырлыктагы кыз бала Лилия Риф кызы һәм Руслан Җәмил улы Нигъмәтҗановлар гаиләсендә туды.

“Комсомол туе” – совет чорларында бик популяр булган күренеш. Мамадыш шәһәре ГХАТ бүлегенә алып киленгән фотода, 1971 нче елның ахырында “Таң” колхозында ел дәвамында язылышкан парларны күмәкләп тәбрикләү күренеше төшерелгән. Әйтергә кирәк, бу хәзерге заман “Яшь парлар” парадының прототибы. Әлеге кичәгә парлар янәндән туй күлмәкләрен, костюм-чалбарларын киеп килгәннәр.

21 апрель көнне Бөгелмә шәһәре мэриясендә җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды, анда шәһәр хакимияте, авыл җирлекләре, район учреждениеләре муниципаль хезмәткәрләре, шулай ук ветераннар чакырылган иде. Гадәттәгечә, җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы җыелышта иң яхшы муниципаль хезмәткәрләрне бүләкләделәр.

Баулы районында җирле үзидарә хезмәткәрләре көненә багышланган чара узды. Чара башында муниципаль хезмәткәрләрне Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Хакимулла улы Гатиятуллин котлады.


20
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Казан шәһәре ГХАТ Идарәсенең баш белгече Гүзәл Мөхетдинова белән очрашуда 22 яшь пар катнашты. Ул яшь парлар алдында «Гражданлык хәле актларын теркәү органнарының гражданлык хәле актларын теркәүдәге роле» дигән темага чыгыш ясады, гражданлык хәле актларының барлык төрләре турында сөйләде, никахлашу йоласы буенча барлык кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International