Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе коллективы Бөек Ватан сугышы тарихы музеенда булып кайтты.

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

Документлар, хатлар, бүләкләр һәм иң кыйммәтле әйбер —истәлекләр. Бөек Ватан сугышы музейлары ил өчен авыр сынаулар турында хәтер саклыйлар. ГХАТ идарәсе коллективына шәһәребезнең шундый музеенда булу бәхете елмайды.  Сугышта җиңүнең, 75 еллыгын бәйрәм итү елында ачык акционерлык җәмгыяте «Түбән Кама нефть химиясе» Бөек Ватан сугышы тарихы музеен ачты.

Тәкъдим ителгән экспонатларның күбесе – чын уникаль табылдыклар, аларны «Нефтехимик» отряды экспедицияләр вакытында тапкан. Солдатларның шәхси әйберләре аеруча кыйммәтле экспонатларга керә. Биредә тәкъдим ителгән предметларны карап кына калмыйча, хәтта тотып икарау мөмкинлеге дә туды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International