Мамадыш ГХАТ бүлеге апрель аена нәтиҗәләр ясады

2021 елның 4 мае, сишәмбе

2021 нче елның апрель аенда Мамадыш ГХАТ булегендә 14 туу очрагы теркәлгән: елның 4 нче ае районыбызга 7 малай һәм 7 кыз бүләк итте. Дүртешәр сабый – гаиләдә көтеп алынган беренче һәм икенче балалар булса, бишесе – өченче, 1 бала – дүртенче һәм күбрәк булып аваз салган. Иң яшь әнигә 21, ә иң яшь әтигә 24 тулган. Иң өлкән әнигә 38, иң өлкән әтигә – 47 яшь. Яңа гына әти-әни булган мамадышлылар безне түбәндәге исемнәр белән сөендерделәр: Мия, Лиана, Айзилә, Дарья, Дәлия, Варвара, Ләйлә, Сөләйман, Шамил, Тамир, Данияр, Артур, Кәрим, Динислам.

Елның дүртенче ае Мамадышка 6 гаилә буләк итте. Иң яшь кәләшкә – 21, кияүгә – 24 тулган. Иң өлкән кәләшкә – 64, кияүгә – 63 тулган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International