2021 елның 5 аенда Бөгелмә районында 344 бала туган, шул исәптән 185 малай һәм 159 кыз. Беренче тапкыр 122 гаилә әти-әни булган, икенче балалар 147 гаиләдә дөньяга килгән. 61 Бөгелмә гаиләсе өченче бала табып, күп балалы гаилә статусын алган. 14 гаиләдә дүртенче һәм аннан соңгы балалар туган.
Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлегендә 2021 елның биш ае нәтиҗәләре буенча - 19 никах теркәлде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 елның шул ук чорында никах теркәү турында 21 акт теркәлгән.
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлеге белгечләре, «Хатын-кызлар советы» иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Бөгелмә РҮХ ДАССОның бала тудыру йортында әниләрне балалары туу белән котладылар, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге теләделәр, ә сабыйларга дөньяны тануда уңышлар теләделәр, Татарстан Республикасы Президенты исеменнән чәчәкләр һәм беренче документ – туу турында таныклык тапшырдылар.
2 июнь көнне Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә «Гаилә» социаль приютында тәрбияләнүчеләр кунакта булдылар.
2021 елның 1 июнендә Чистай шәһәренең Скарятин паркында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган грандиоз, күңелле, тавышлы бәйрәм узды.
2021 елның 5 аенда Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 19 бала: 9 малай, 10 кыз туу теркәлде. Аларның өчесе гаиләдә беренче бала, сигез сабый - икенче, тагын өч сабый гаиләдә өченче булып дөньяга килә, ә биш бала гаиләдә дүртенче булып дөньяга килә.
2021нче елның май аенда Мамадыш ГХАТ булегендә 11 туу очрагы теркәлгән: елның 5 нчы ае районыбызга 8 малай һәм 3 кыз бүләк итте. Туган сабыйларның берсе – гаиләдә көтеп алынган беренче балалар булса, өчесе – икенче, бишесе – өченче, ике бала – дүртенче һәм күбрәк булып аваз салган. Иң яшь әнигә 19, ә иң яшь әтигә 26 тулган. Иң өлкән әнигә 41, иң өлкән әтигә – 44 яшь.
1 июнь - Балаларны яклау көнендә Байлар Сабасында тәгәрмәчле парад үтте. Әти-әниләр, балаларның тырышлыгы белән тәгәрмәчле дуслар- велосипед, самокат, коляскалар әкияти образларга кергәннәр. Мәйданда аттракционнар эшләде, мастер- класслар күрсәтелде. Сәхнә талантлы балалар чыгышы белән балкып торды. Балаларның шат авазы, көлүләре, уйнаулары өлкәннәрне балачакларына алып кайтты.
2021 елның 1 июнендә-җәйнең беренче көнендә Әлмәт шәһәре балалар хастаһәнәсенә кергән перинаталь узәктә тантаналы рәвештә әниләр белән нәниләрне чыгару чарасы үткәрелә. Яшь әниләрне бәбиләре белән бәхетле әтиләр, туганнары каршылады.
Май аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 19 сабый теркәлде: 9-малай һәм 10 кыз. Шуларның 5 гаиләдә беренче бала, 7 – икенче, 5 - өченче, 1-дүртенче, 1-алтынчы бала булып туган. Май аеның иң популяр исемнәре – Александр, Арина һәм Ралина. Иң яшь анага 24 яшь, иң яшь әтигә 29 яшь, иң өлкән әти-әнигә 40 яшь.