Яшьләрне мөһим вакыйга белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең 12 нче номерлы «Гвардейский» полиция бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы урынбасары полиция майоры Денис Павлов, «Казан» Гаилә үзәгендә чараларны тәэмин итү бүлеге башлыгы Ольга Николаева, шулай ук аларның әти-әниләре һәм якыннары котлады.
10 егет һәм кыз тантаналы шартларда һәр кеше тормышында иң төп документ – паспорт алды. Тантананы алып баручы Гүзәл Мөхетдинова викторина үткәрде, анда укучылар Россия тарихы турында белемнәрен күрсәттеләр. Казан шәһәре Совет районының миграция бүлеге исеменнән барысына да РФ Конституциясе һәм Казан шәһәре ГХАТ идарәсеннән татлы бүләкләр тапшырылды.