Кадерле ватандашлар!
Сезне Россия көне белән котлыйм! Бу көн - Россия Федерациясенең күпмилләтле халкының бердәмлеге символы. Без бай тарихлы бөек илдә яшибез. Ата-бабаларыбызның җиңүләре һәм казанышлары белән горурланабыз, күп гасырлык гореф-гадәтләребезне, рухи-мәдәни мирасны хөрмәт итәбез, Ватаныбызның чәчәк атуы хакына хезмәт итәбез.
Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, гаилә бәхете һәм барлык игелекле башлангычларыгызда уңышлар телим!
Хөрмәт белән,
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы Г.Р.Нигъмәтуллина