Тәтеш муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә дәүләт бәйрәме - Россия көнендә яшь парлар Руслан һәм Анжелика үзләренең никахларын теркәделәр. Алар агымдагы елның гыйнварында Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталы аша никах теркәү өчен гариза тапшырганнар иде. Үз гаиләләрен булдыру өчен 12 июнь датасын яшьләр аңлы рәвештә сайладылар, алар фикеренчә, безнең ил - ул безнең гаилә. Ә гаилә -кешенең иң кадерле кыйммәтләренең берсе.