Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Русские Рифмы» бөтенроссия челленджы узды.

2021 елның 12 июне, шимбә

Бүген бөтен ил патриотик бәйрәм – Россия көнен билгеләп үтә. Бу көн алдыннан күп кенә бөтенроссия акцияләре уза. Бу атнада Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе коллективы “Гражданлык имтиханы-2021. Фән. Технологияләр. Булачак” онлайн-акциясендә катнашты. Ә бүген без булачак яшь парларга «РусскиеРифмы» челленджында катнашырга тәкъдим иттек. Бу масштаблы онлайн-флешмоб, анда барлык катнашучыларга үзләрен шигырь укучылар ролендә күрсәтү мөмкинлеге бирелә.

         Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең кияү һәм кәләшләре өчен тематик фотозона әзерләнгән иде. Аның фонында яшьләр рус һәм татар әдәбиятының күренекле шагыйрьләреннән өзекләр укыдылар.

         Онлайн-флэшмобта катнашучыларның барысына да истәлекле, өстәл флаглары һәм татлы бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International