10 июнь көнне Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлеге алтын юбилярларның кадерле кунакларын – Черновлар гаиләсен каршы алды

2021 елның 12 июне, шимбә

Иван Петрович һәм Валентина Константиновна үз гаиләләренең 50 еллыгын билгеләп үттеләр. Алар Оренбург өлкәсенең Северный районы Черновка авылында туганнар һәм үскәннәр, әмма алар үзләрен кайчан да булса ир белән хатын булырлар дип уйламаганнар да. Беренче очрашу, һөнәр алып, туган авылларына кайткач кына була. Тиздән, 1971 елның июнендә гашыйклар язылыша. Пар бер-беренә карата мәхәббәтне һәм яхшы мөнәсәбәтне еллар аша лаеклы рәвештә күтәреп бара. Иван Петрович белән Валентина Константиновна һәрвакыт бербөтен булсыннар, шатлыкларны һәм кыенлыкларны бергә үтсеннәр иде.

Юбилярлар өч балага – Дмитрий, Ольга һәм Светланага лаеклы рәвештә тәрбия биреп, тормыш юлламасы бирәләр, балалары әти-әниләренә җиде онык бүләк итәләр.

Черновлар гаиләсенең сере – бер-берсенә карата мәхәббәт, хөрмәт һәм ышанычка нигезләнгән.

Күркәм традиция буенча, тантаналы церемониядә, Алтын туй уңаеннан, юбилярлар Бөгелмә районының иң яхшы гаиләләре китабына үз имзаларын куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International