12 нче июнь – Россия көнендә Ютазы муниципаль районы гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә Дамир белән Миләүшәнең никахы теркәлде. Бу истәлекле көннәре белән яшьләрне башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Александрович Рузанов котлады. Район җитәкчелеге исеменнән котлау һәм истәлекле бүләк тапшырды.