Бүген кышкы туйлар бик актуаль, чөнки алар үзенчәлекле ритм һәм кабатланмас атмосферага ия. Ә никахны теркәү тантанасы тыныч һәм уңайлы узсын өчен без барлык булачак яшь парларга да атна саен Түбән Кама никахлашу сараенда уза торган туй алды консультациясенә килергә тәкъдим итәбез.
Беренче бала тууны 13 гаилә билгеләп үтте, икенче балалар 22 гаиләдә туды, 23 гаилә күп балалы статусына ия булды.
Иң яшь әтигә 23 яшь, иң өлкән әтигә 51 яшь. Иң яшь әнигә 20, иң олы әнигә 41 яшь.
Ел саен 3 декабрьдә Россиядә Билгесез Солдат көне билгеләп үтелә. Бүген Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучыларны гына түгел, хәрби низаг вакытында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган барлык кешеләрне дә искә алалар.
Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Әдип улы Шафигуллин Республика гаиләләре фестивалендә катнашкан, “Нечкәбил-2021” конкурсы финалистлары, «Гаилә иҗади остаханәсе» номинацисендә җиңүче Евгений Сергей улы һәм Ирина Владимир кызы Абрамовлар гаиләсен кабул итте.
Бүген 2 декабрьдә Сарман авылында яшәүче Раиф һәм Әлфия Йосыповлар алтын туйларын билгеләп үтәләр. "Ныклы гаилә" проекты кысаларында район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин юбилярларны котлады.
2021 нче елның 2 нче декабрендә Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре Чистай шәһәренең Никахлашу сарае базасында «1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе укучылары белән гаилә алып бару дәресе үткәрде.
Бала туу – һәрбер гаилә өчен бәхет!
2021 елның ноябрь аенда Әлмәт шәһәрендә 192 бала дөньяга килде. Алар арасында 114 малай һәм 78 кыз. Баланың минималь авырлыгы 1870 гр. тәшкил иткән, ә максималь - 5050 гр.
Декабрь аенда Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2021 елның 11 аена йомгак ясалды. 42 бала: 23 малай, 19 кыз туу теркәлде. Аларның 11 баласы гаиләдә беренче, 16 сабый - икенче, тагын 8 сабый гаиләдә өченче булып дөньяга килгән, ә җиде бала гаиләдә дүртенче булып дөньяга килгән.
Яңа кеше туу-ул һәрвакыт могҗиза! Игезәкләр туу-могҗиза гына түгел, ә Аллаһының бүләге! Игезәк балалар дөньяга килгәч, шатлык хисләре тирә-юньдәгеләргә өләшерлек дәрәҗәдә арта. Нәкъ менә шушындый көнне, Элина һәм Эвелина тормышындагы беренче документны аларның әтиләре, Нурлат шәһәрендә яшәүче Илдар Рамил улы Сөлейманов алды.
2021 елның 30 ноябрь аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 2000 бала туу турында акт теркәлде. 13 ноябрь көнне Садыхов Рамал һәм Фидан гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Айла исеме кушылды.