ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Ноябрьдә туган кешеләр хакимият, көчле һәм амбициоз була, аларның барысында да үз фикерләре бар. Алар нәрсә теләгәннәрен һәрвакыт беләләр һәм шуны булдыру өчен кулдан килгәнен барысын да эшлиләр.

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге елның унберенче аена нәтиҗәләр ясады. Шулай итеп, ноябрь аенда  Мамадыш ГХАТ булегендә 14 туу очрагы теркәлгән: елның унберенче ае районыбызга 9 малай һәм 4 кыз бүләк итте.

Радий һәм Илвира Газизуллинар гаиләсе Мамадыш шәһәренең иң күркәм гаиләләренең берсе. Өч ай элек аларның гаиләләрендә дүртенче һәм бишенче булып игезәк балалары аваз салды. Әлбәттә УЗИ аппараты белән караганда карында ике сабый булуын әйткәч, Газизуллиннар гаҗәпләнүләрен яшермәгән.

Арча районы Яңа Кишет авылында яшәүче Хаҗирә һәм Таһир Кадыйровлар өч көн генә очрашалар һәм 65 ел тигез гомер кичерәләр, дүрт бала үстерәләр, дүрт оныклары бар.

2021 елның 30 ноябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре "Милосердие" социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә булдылар, анда концерт программасы кысаларында Яппаровлар, Ереминнар һәм Мерзовлар гаиләләрен еллык туйлары белән котладылар.


29
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Биектау районының Инеш бистәсеннән Нурулхак һәм Миңсәвия Малитовлар гаиләсе бу айда икеләтә бәйрәм: 65 ел бергә гомер итүләренә һәм гаилә башлыгының 90 еллыгын билгеләп үттеләр.

Казан шәһәренең В.И. Ленин мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан «Нечкәбил-2021» – «Гаилә формуласы – аналар фәне» XVI республика конкурсының финалы узды.  Татарстан башкаласының 10 муниципаль районыннан 11 гаилә җыелган халык белән бәхетле гаилә тормышы формуласы белән уртаклаштылар.

29 нче ноябрь көнне 12-нче мәктәпнең 5 «Б» сыйныфыннан килгән кечкенә кунакларны Никахлашу сарае чын-чынлап әкияти шартлары белән каршы алды. Йөзләгән якты ут, чыршы уенчыклары һәм "бүләкләр" онытылмас кәеф тудырды. Чөнки бу сихри бәйрәмгә кадәр 32 көн калды.


28
ноябрь, 2021 ел
якшәмбе

“Кояштан башка гөлләр чәчәк атмый, мәхәббәтсез бәхет була алмый, хатын-кыздан башка мәхәббәт юк, әнидән башка шагыйрь дә, батыр да юк. Дөньяның бөтен шатлыгы әниләрдә” дип язып калдырган Алексей Максимович Горький.

28 нче ноябрь көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә әниләр бәйрәмендә, ягъни 27 ноябрь көнне Горбуновлар һәм Куровлар гаиләсендә дөньяга килгән сабыйларны теркәү үткәрелде.

Актның хуҗасы – гаиләдә дүртенче булып аваз салган Стефания Бесчетнова. 2988 грамм һәм 50 см булып туган бәхет нуры ике апасы һәм абыйсы өчен көтеп алынган сеңел.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International