Яр Чаллыдан Патрушевларның якты туйлары

2021 елның 11 декабре, шимбә

Нәрсә ул мәхәббәт? Ул ничек туа һәм аны озак еллар саклап калырга? Моны үзләре дә шикләнмичә, безнең юбилярларыбыз иң дөрес җавап тапкан-ул узган елларның зирәклегендә яшеренә. Патрушевлар Аркадий Иванович һәм Фаина Михайловна якты туйларын – 59 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Юбилярларга иң изге теләкләр белән Тантаналар сарае хезмәткәрләре мөрәҗәгать иттеләр, шәһәр Мэрының Рәхмәт хаты, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Аркадий Иванович озак еллар шәһәр төзелешендә эшләде. Күп кенә торак йортлар, балалар бакчалары, мәктәпләр, хастаханәләр аның катнашында төзелгән. Фаина Михайловна озак еллар КАМАЗ Кою заводында эшләде. Ике балалары, ике оныклары һәм бер оныкчыклары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International