Декабрь аендагы туйлар – үзара хөрмәт һәм наз белән тулы. Урамда салкын булуы мөһим түгел, аның каравы Бөгелмәнең яшь парлары йортында һәрвакыт җылы һәм уңайлы булачак.
Бүген, 11.12.2021, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 450нче никах теркәлде. Матур номерлы таныклыкка Анастасия һәм Гариф Валиевларның матур пары ия булды. ГХАТ бүлеге белгечләре яшь парларга бәхет теләделәр һәм истәлекле бүләк – татар милли ашлары китабын тапшырдылар.