Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Булачак яшь парлар өчен консультация узды

2021 елның 11 декабре, шимбә

Һәр тарихның үз башы бар. Ә «гаилә тормышы» дигән тарих иң дулкынландыргыч мизгелдән - никах теркәүдән башлана.

     Туй тантанасы чиксез узсын өчен, никахлашу сараенда булачак яшь парлар өчен шимбә көнне консультатив дәресләр үткәрелә.

     2021 елның 11 декабрендә чираттагы туй алды консультациясе булды. ГХАТ идарәсе белгечләре кияү һәм кәләшләргә никах теркәү тәртибе турында сөйләделәр. Бер пар мисалында булачак яшь парларга тантананың ничек узачагын күрсәттеләр. Дәрес барышында шулай ук очрашуда катнашучыларны кызыксындырган барлык сорауларга да җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International