Түбән Кама ГХАТ идарәсе коллективы НТР телекомпаниясе тарафыннан башлап җибәрелгән «Кыш бабай бул» традицион хәйрия акциясенә кушылды.
Әгәр мөмкинлегез бар икән баланы бәхетле итәргә, бу мөмкинлектән файдаланырга кирәк. Балкып торган балалар күзләре, шатлыклы көлү һәм Яңа ел могҗизасына ышану, моннан да яхшырак нәрсә бар микән! Һәр бала чыршы астында үз бүләген тапсын һәм Яңа елны хыяллар чынга ашкан бәйрәм буларак истә калдырсын.