Кышкы көннәрнең берсендә - 14 декабрь көнне Шакировлар Илназ һәм Эвелина гаиләсендә дөньяга менә дигән кыз - Амелия дөньяга килә. Борынгы герман чыгышлы Амелия исеме «тырыш», «хезмәт сөючән» дигән сүз.
Дөньяга бала туу белән котлыйбыз. Сезгә бәхет һәм сәламәтлек, шатлыклы көннәр һәм гаҗәеп төннәр, үзара мөнәсәбәтләрегездә гүзәл һәм зур мәхәббәт телибез!
Кызыклы факт, Илназ белән Эвелина Шакировларның туган көне - 14 санда!