Россия Федерациясе Конституциясе көнен бәйрәм итү кысаларында Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы узды. ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова Россия гражданины паспортын алу кебек вакыйганың һәр кеше өчен әһәмиятлелеген билгеләп үтте. Яшь гражданнарга тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру традицион һәм яшьләргә патриотик һәм гражданлык тәрбиясе бирүнең аерылгысыз элементы булып тора.